news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Бүген “Ак Барс” Астанага юл тотты
Казахстан башкаласында иртәгә 1/8 финалның өченче очрашуы узачак
Скопировать ссылку
(Казан, 4 март, “Татар-информ”). “Ак Барс” һәм “Барыс” арасында 1/8 финалның чираттагы очрашуы иртәгә Казахстан башкаласында дәвам итәчәк. Бүген Казан командасы Астанага юл алды. 5 мартта узачак матчта, Казан клубының рәсми сайты хәбәр иткәнчә, Сергей Феофанов (Мәскәү), Алексей Белов, Юрий Оскирко, Сергей Сердюк (Ярославль) составындагы хөкемдарлар бригадасы хезмәт күрсәтәчәк.
Гагарин кубогы өчен көрәшнең 1/8 финал этабы теге яки бу команданың 3 җиңүенә кадәр дәвам итә. Казан хоккейчыларына үз бозындагы 2 җиңүдән соң, плей-оффның чираттагы этабына чыгу өчен тагын бер җиңү кирәк. Алар моны озакка сузмыйча, мәсьәләне Астанадагы беренче уенда ук хәл итәргә тырышачак. “Барыс” исә үз тамашачысы алдында нәтиҗәле уен күрсәтергә омтылачак.
5 марттагы очрашу Мәскәү вакыты белән 16 сәгатьтә “Казахстан” боз сараенда башлана. Уенның интернет-видеотрансляциясен КХЛ ның рәсми сайтыннан күзәтергә мөмкин булачак. Шулай ук “Татарстан-яңа гасыр“ каналы Астанадан туры трансляция оештыру мөмкинлеген эзли.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot