news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген ачылган Алмания-Россия яңа технологияләр институтында беренче килешүләр имзаланды

Берничә килешү ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ мәгариф һәм фән министры урынбасары А. Повалко, Алманиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Рюдигер фон Фрич катнашында имзаланды

(Казан, 2 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казан илкүләм тикшеренү техник университеты-КАИның яңа уку бинасы – Алмания-Россия яңа технологияләр институты (ГРИНТ) ачылды.

Уку йортында узган Гыйльми һәм Попечительләр советлары утырышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ мәгариф һәм фән министры урынбасары Александр Повалко, Алманиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Рюдигер фон Фрич-Зеерхаузен, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Алманиянең DAAD академиклар алмашы хезмәте Генераль секретаре Доротея Рюланд, Казан илкүләм тикшеренү техник университеты-КАИ ректоры Альберт Гыйльметдинов һәм башкалар катнашты.

Утырыш кысаларында берничә килешү төзелде. Рөстәм Миңнеханов, РФ мәгариф һәм фән министры урынбасары Александр Повалко, Алманиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Рюдигер фон Фрич-Зеерхаузен катнашында, Татарстанда машина төзелеше буенча уртак инжиниринг үзәген булдыру турында, Алмания-Россия яңа технологияләр институты каршында немец телен җәелдерүгә теләктәшлек үзәген булдыру турында, КАИ, Казан квант үзәге, “Халыкара квант оптикасы һәм квант технологияләре үзәге” ҖЧҖ арасында хезмәттәшлек турында, КАИ һәм “ИРЭ-Полюс” Фәнни-техник берләшмәсе” ҖЧҖ арасында лазер һәм адаптив технологияләр өлкәсендә партнерлык турында килешүләр имзаланды.

Шулай ук Казан илкүләм тикшеренү техник университеты – КАИ ректоры Альберт Гыйльметдинов кадрлар әзерләү буенча Казан предприятиеләре җитәкчеләре белән дә килешүләр төзеде.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100