news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген 500 эшче Казан урамнарын кардан арындырырга чыгачак

Узган тәүлектә Казанда 126 тонна - бозлавыкка каршы материал, шул исәптән 22 тонна реагент һәм 104 тонна ком-тоз катнашмасы кулланылган.

Бүген 500 эшче Казан урамнарын кардан арындырырга чыгачак
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). Бүген 509 эшче һәм 322 берәмлек махсус техника Казан урамнарын кардан арындырырга чыгачак, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.

Узган тәүлектә Казан урамнарыннан 8095 кар чыгарып түгелгән. Урамнарны 567 эшче һәм 616 берәмлек махсус техника кардан чистарткан.

Барлыгы 126 тонна бозлавыкка каршы материал, шул исәптән 22 тонна реагент һәм 104 тонна ком-тоз катнашмасы кулланылган.

Кыш башланганнан алып, Казан урамнарыннан 180 мең тоннадан артык кар чыгарып түгелгән.  

news_right_1
news_right_2
news_bot