news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген 2009 елда республика сәнәгатенең эш йомгаклары игълан ителәчәк

ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ел йомгаклары һәм 2010 елга перспективаларга багышланган коллегия утырышы уздыра

(Казан, 4 март, “Татар-информ”). Кризис шартларында узган 2009 елда республика сәнәгатенең эш йомгаклары, кулланучылар базары торышы, тышкы икътисади эшчәнлек нәтиҗәләре бүген ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашында узачак коллегия утырышында яңгыраячак.
Узган ел йомгаклары һәм 2010 елга перспективаларга багышланган төп докладтан тыш, көн тәртибенә Татарстан җитештерүчеләре белән “Мотор Сич” ААҖ арасындагы кооперация проектлары, республика товар җитештерүчеләренең җитештерү-хуҗалык эшчәнлегенә бәйле мәсьәләләрне чишүдә фән белән производство интеграциясе, ТР машина төзү предприятиеләренең 2010-2014 елларда нефть, газ, химия комплексын үстерү программасын гамәлгә ашыруда катнашу мәсьәләләре кертелгән.
ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, узган ел Татарстанда сәнәгатьтә җитештерү күләменең 8,5 процентка төшүе күзәтелә ( 860 млрд. сум булган). 2009 ел йомгаклары буенча, сәнәгать предприятиеләренең сальдолы финанс нәтиҗәсе, киресенчә, 2008 елга караганда, 12 процентка югарырак (90 млрд. сум). Узган ел нәтиҗәләре буенча, максималь уңай финанс нәтиҗәләрен файдалы казылмалар табу предприятиеләре күрсәткән. Шул ук вакытта транспорт чаралары һәм җиһазлар җитештерү тармагы 10 млн. сумлык зыянга эшләгән. Узган ел сәнәгатьтә уртача хезмәт хакы 16 мең 900 сум тәшкил иткән, шул рәвешле 2008 елгы күрсәткеч сакланып калган диярлек. Сәнәгатьтә эшләүчеләр саны, исә 5 процентка кимегән. Төп капиталга салынган инвестицияләргә килгәндә, 2009 ел нәтиҗәләре буенча аларның күләме 145 млрд.сумга җитеп, 2008 ел белән чагыштырганда, үсеш 11 процент тәшкил иткән. Инвестицияләрнең төп өлеше “Татнефть” , “КАМАЗ” ААҖ, “ТАИФ” компанияләр төркеме һәм энергетика комплексы компанияләренә туры килә.

news_right_1
news_right_2
news_bot