news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген 2 мең кукмаралы чаңгыга басты

Аларны район башлыгы Сергей Димитриев сәламләде.

(Кукмара, 10 февраль, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Лилия Нургалиева). Бүген "Кукмара" тау чаңгысы базасында зур бәйрәм, зур тантана. Биредә "Кукмара чаңгысы-2018" ярышлары узды. Катнашырга теләүчеләр күп булды: барлыгы 2 мең заявка керде, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Чаңгычыларга старт бирелгәнче район башлыгы Сергей Димитриев катнашучылырга яхшы кәеф, сәламәтлек теләде.

- Әле кайчан гына биредәүтеп керә алмаслык агачлык иде. Уртак тырышлык белән нинди яхшы трасса ясалды. Көндез генә түгел, кичләрен дә биредә рәхәтләнеп шуарга мөмкин.

Старт иң беренче 2007 елда туган кызларга бирелде. Барлыгы 17 кыз беренче килергә омтылып чаңгыга баскан иде. Алардан соң җитәкче ир-атлар һәм хатын-кызлар үзләрен сынадылар. Район үзәк дәваханәсе, эчке эшләр бүлеге, социаль яклау хезмәткәрләренең командаларында чаңгыда йөрергә яратучылар күп иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100