news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген, 13 сентябрьдә, - сайлаулар алдыннан Тынлык көне

Бу көнне теләсә нинди агитация эшчәнлеге законсыз дип санала

  (Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). Тавыш бирергә бер көн кала, закон сайлау алды агитациясен тыя, бу көн Тынлык көне дип игълан ителә.

Бу көнне теләсә нинди агитация эшчәнлеге законсыз дип санала, шуның өчен кандидат яки сайлау берләшмәсе административ җаваплылыкка тартыла.

Тынлык көнендә телевидение буенча сайлау алды роликлары күрсәтелми, газета һәм листовкалар таратылмый, тема буенча җәмәгатьчелек фикерләрен сораштыру нәтиҗәләре басылмый. Агитацияне тыю сайлаулар үткәрелә торган бөтен территориядә сайлау участоклары ябылгач туктатыла.

Тынлык көненең бурычы - һәр сайлаучыга мөстәкыйль сайлау мөмкинлеге бирү, йогынты һәм психологик басымнан яклау.

Тынлык көне сайлауларга, анда катнашырга чакыруларга, тавыш бирү нормаларын һәм тәртипләрен аңлатуга кагылмый.

Россиядә сайлаулар якшәмбе үткәрелә, шулай итеп, Тынлык көне җомгадан шимбә төненә каршы игълан ителә.

news_right_1
news_right_2
news_bot