Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бөгелмә Үзәк китапханәсендә “Китап өйгә килә” дип исемләнгән акция узды
Китапханә хезмәткәрләре укучыларга алдан хәбәр итеп, китапханәгә килү авыррак булган кешеләрнең өйләренә барды.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Бөгелмә, 11 декабрь, "Татар-информ", "Бөгелмә авазы", Рәмилә Шәкүрова). Бөгелмә Үзәк китапханәдә “Китап өйгә килә” дип исемләнгән акция узды. Әлеге чара сәламәтлекләре какшаган кешеләргә багышланган “Игътибар белән күңелне җылытыйк” декадасы кысаларында оештырылды, дип яза җирле басма.
Китапханә хезмәткәрләре укучыларга алдан хәбәр итеп, китапханәгә килү авыррак булган кешеләрнең өйләренә барды. Алар белән яңа китаплар, әдәби иҗат өлкәсендәге яңа исемнәр турында сөйләштеләр, өлкәннәргә китаплар, газета-журналлар тапшырдылар, кайсы темага нинди китаплар укырга теләүләре турында белештеләр. Китапханәчеләргә рәхмәт йөзеннән, алар үз куллары белән эшләнгән әйберләр бүләк иттеләр.
Әлеге чара мөмкинлекләре чикле кешеләргә рухи көч бирүдә, аларның ялгыз түгеллекләрен сизәргә, башкаларның ярдәм кулы сузарга әзер торуларын, авырлыкларны җиңәргә булышуларын тоярга ярдәм итә.
Шулай итеп, китапханәчеләр яхшы кәеф күтәрүдә үзләреннән кечкенә генә өлеш кертте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз