news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмә яшәүчеләр белән үз ишегаллары турында фикер алышу үткәрелде

Иң актив халык фикер алышу барышында үз ишегалларын төзекләндерү буенча тәкъдимнәрен җиткерде.

Бөгелмә яшәүчеләр белән үз ишегаллары турында фикер алышу үткәрелде
Ләйсән Изотова

(Бөгелмә, 26 август ,"Татар-информ",  "Бөгелмә авазы"). Бөгелмәдә “Безнең ишегалды” проекты кысаларында, күпфатирлы торак йортлары ишегалдында яшәүче халык белән очрашу һәм үз ишегаллары турында фикер алышу үткәрелде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Кечкенә, уңайлы 2 ишегалды бер-бер артлы урнашкан. Очрашуга килүчеләрне безнең республикада гамәлгә кертелгән “Безнең ишегалды” дип исемләнгән яңа проект һәм очрашуга килгән кунаклар белән партиянең җирле бүлеге башкарма сәркатибе Әнвәр Әхмәдиев таныштырды. 

Халык фикер алышуга актив кушылды һәм ишегалды схема плакатында конкрет тәкъдимнәр язды. Әлеге ишегалдында яшәүчеләр үзләрен борчыган сорауларны бирделәр, алар эшкә алынды, кайберләре буенча аңлатмалар җиткерелде.

“Безнең ишегалды” проекты кысаларында фикер алышу Югары бистәнең Луговая урамындагы 2, 4, 5, 6, 7, 7А, 8, 10, 11А, 12, 14 һәм 36нчы күпфатирлы торак йортларның ишегалдында да узды.

Иң актив халык фикер алышу барышында үз ишегалларын төзекләндерү буенча тәкъдимнәрен җиткерде. Биредә милек итеп тиешенчә рәсмиләштерелмичә агач, металл корылмалары һәм бакчалары бик күп. Ишегалды киләчәктә заман таләпләренә туры килсен һәм уңайлы шартлар тудырсын өчен, аларның язмышын хәл итәргә кирәк.

Керү юлларына һәм урамнарга асфальт сала башлаганчы, канализация һәм су белән тәэмин итү системаларын торгызырга, алмаштырырга кирәк. Әлеге һәм башка бик күп тәкъдимнәр ишегалды схемасына кертелде, ә кайбер мәсьәләләр тикшерү һәм хәл итү өчен кабул ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100