Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Бөгелмә яшәүче ир күршесенең машинасын урлауда шикләнелә
Ул элек тә суд хукеменә тартылган булган
(Казан, 8 октябрь, “Татар-информ”). Бөгелмәнең ведомстводан тыш сак хезмәте хезмәткәрләре автомобиль урлаучыны “кайнар эз” буенча кулга ала.
Машина урлау турынлагы хәбәр Бөгелмә шәһәренең Чайковский урамыннан килеп ирешә. Автомобильнең олы яшьтәге хуҗасы багажнигына авыр әйберләр тутыра торган була. Аның кинәт кенә хәле авырая һәм ул аңын җуя. Олы яшьтәге ирдән ерак түгел генә булган күршесе, аңа беренче медицина ярдәме күрсәтү урынына, машинаның руль артына утыра һәм автомобильне ишегалдыннан читкә чыгара.
Моңа кадәр дә суд хөкеме каршына баскан ир ерак китә алмый: берничә квартал узгач, икенче бер машина белән бәрелешә.
Автоһәлакәттә гаепләнүче зыян салу сәбәпле, алар эшне урында гына хәл итәргә килешә. Үз паспортын залогка калдырып, акча артыннан дигән булып, ир кеше таксига утырып, һәлакәт урыныннан китеп бара. Ведомстводан тыш сак хезмәте хезмәткәрләре гаепләнүчене такси салонында кулга ала. Кулга алынган ир кылган эшләрен таныган, дип хәбәр итә ТР буенча ЭЭМның матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз