news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмә йөзүчесе дөнья кубогы ярышларында җиңү яулады

Татарстан спортчысы 400 метр араны 3 минут 38,35 секундта йөзеп узды.

(Казан, 11 август, "Татар-информ"). Татарстан йөзүчесе Александр Красных Эйндховен шәһәрендә (Нидерланд) уза торган дөнья кубогы ярышларында 400 метр арага ирекле ысул белән йөзүдә җиңү яулады.

Бөгелмәнең 22 яшьлек спортчысы әлеге араны 3 минут 38,35 секундта йөзеп узды. Икенче урында – Норвегиядән Хенрик Кристиансен (3.38,42), өченчедә Италия спортчысы Габриэле Детти (3.38,85).

Исегезгә төшерәбез, Александр Красных июль аенда Будапештта узган Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатында көмеш һәм бронза медальләр яулаган иде.

Эйндховен шәһәрендә ярышлар иртәгә төгәлләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot