news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмә йөзүчесе дөнья чемпионатында медаль өчен көч сынаша

Александр Красных 200 метр арага ирекле йөзүдә финалга чыкты.

(Казан, 24 июль, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Россия йөзүчеләре Александр Красных белән Михаил Довгалюк Будапештта уза торган Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатында 200 метр арага ирекле йөзүдә финалда катнашу хокукын яулады.

Кичә, 400 метр арага йөзүдә уңышсыз чыгыш ясаган – ярымфиналга уза алмаган Бөгелмә спортчысы, 22 яшьлек Александр Красных бүген финалга бишенче күрсәткеч белән чыкты. Аның күрсәткече – 1 минут 45,47 секунд.Михаил Довгалюк әлеге араны 1 минут 45,74 секунд эчендә узып, алтынчы күрсәткечкә иреште. Иң яхшы күрсәткеч Бөекбритания спортчысы Данкан Скотт исәбендә – 1 минут 45,16 секунд.

Исегезгә төшерәбез, бүген Татарстанның тагын бер йөзүчесе Григорий Тарасевич дөнья чемпионатының финалына узды.

Чемпионат 30 июльдә төгәлләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100