news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмә ветераны җиңел атлетика ярышында иң яхшы нәтиҗәгә иреште

50–59 яшьлек ир-атлар төркемендә 3 километр дистанциядә Ильяс Шәйгарданов бронза яулады.

Бөгелмә ветераны җиңел атлетика ярышында иң яхшы нәтиҗәгә иреште

(Бөгелмә, 21 апрель, "Татар-информ", "Бөгелмә авазы"). Түбән Кама шәһәренең “Дуслык” стадионында әлеге шәһәрнең “Пчелка” йөгерергә яратучылар клубының 41 еллыгына багышланган традицион җиңел атлетика ярышы узды. Әлеге чарада Бөгелмә спорт ветераннары да уңышлы чыгыш ясады. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Спорт бәйрәмендә 46 кеше катнашты, алар 2 һәм 3 километрга йөгерүдә көч сынаштылар. 

Бөгелмәдән Владимир Белов 2 километр дистанциягә йөгерү буенча 70 яшьлекләр һәм өлкәнрәк ир-атлар арасында иң яхшы нәтиҗә күрсәтте һәм пьедесталның иң югары баскычына күтәрелде. 50–59 яшьлек ир-атлар төркемендә 3 километр дистанциядә Ильяс Шәйгарданов бронза яулады.

Җиңүчеләр һәм призерлар Мактау грамоталары, медальләр һәм статуэткалар белән бүләкләнделәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot