news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмә урамнарында – өер-өер эт көтүе

Ни кызганыч, соңгы берничә елда этләр проблемасын күз уңыннан җибәрде җитәкчеләр, дип тәнкыйтьли район басмасы

 (Казан, 22 гыйнвар, “Татар-информ”). Бөгелмә районының газета редакциясе урнашкан “СУ-2” районы халкы юлсызлыктан бер интексә, икенче бәла булып өер-өер йөргән эт көтүләре тора, дип җирле проблемаларны кузгата “Бөгелмә авазы”.

Якын-тирәдә урнашкан балалар бакчалары, аларга иртән балаларын илтүче әти-әниләр өчен дә куркыныч тудыра ул эт өерләре.

“...Ни кызганыч, соңгы берничә елда этләр проблемасын күз уңыннан җибәрде җитәкчеләр. Этләрне инде атарга ярамый (гуманлы җәмгыять төзибез! - Авт.), ә башка чаралар әле уйлап табылмады. Шуңа күрә сукбай этләрнең саны артканнан-арта бара. “Урамга йөрергә чыкканда, сак булыгыз, эт көтүе очрарга мөмкин!” – дип искәртергә генә кала...” – дип борчылу белдерә басма.

news_right_1
news_right_2
news_bot