news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмә–Уральски юлында пропан ташучы “КАМАЗ” күпердән төшеп киткән

Йөк машинасын йөртүче урында ук үлгән.

(Казан, 10 апрель, “Татар-информ”). Оренбург өлкәсендә пропан цистернасы белән “КАМАЗ” күпердән төшеп киткән, дип хәбәр итә “RT на русском”.

Һәлакәт бүген көндез Бөгелмә–Уральски юлында килеп чыккан.

Беренчел мәгълүматлар буенча, автомобиль йөртүчесе идарәне югалту сәбәпле ауган. Йөк машинасын йөртүче алган җәрәхәтләрдән урында ук үлгән. Пропан баллонына зыян килеп, газ чыга башлаган.

Урынга килеп җиткән коткаручылар трассаны япкан.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot