news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмә укучысы ТАССРның 100 еллыгына рәсем ясап конкурста җиңгән

Яшь рәссамнарга диплом һәм бүләкләр тапшырганнар.

Бөгелмә укучысы ТАССРның 100 еллыгына рәсем ясап конкурста җиңгән
«Бугульминская газета»

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Бөгелмә районының 2нче лицеенда белем алучы Аделина Минһаҗева «Балалар илне ясый» XIV төбәк конкурсында «ТАССРның 100 еллыгы» номинациясендә җиңгән. Ул Казанда җиңүчеләрне бүләкләү танатнасында катнашкан. Бу турыда «Бугульминская газета» яза.

Конкурста Татарстан шәһәрләре һәм районнарының гомуми белем алу мәктәпләренең 1-4 сыйныф укучылары шулай ук мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләренең өлкән төркем балалары катнашкан.

Яшь рәссамнар «Бөек Җиңүнең 75 еллыгы», «ТАССРның 100 еллыгы» һәм Юл хәрәкәте иминлеге» номинацияләрендә катнашкан.

 Яшь рәссамнарга бәйгедә катнашкан өчен рәхмәт белдергәннәр, диплом һәм бүләкләр тапшырганнар.

«Балалар илне ясый» конкурсының ел саен популярлыгы арта. Быел анда 77 бала катнашкан. Аларның барысына да дипломнар һәм бүләкләр тапшырдылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot