news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмә тегү фабрикасы «Татарстан АССРның 100 еллыгы» билгесенә сертификат алды

Васил Шәйхразиев муниципалитетлардан һәм ведомстволардан Татарстан продуктларында «ТАССРның 100 еллыгы» логотибы урнаштырылуга оператив рәвештә игътибар белдерүне сорады.

Бөгелмә тегү фабрикасы «Татарстан АССРның 100 еллыгы» билгесенә сертификат алды
bugulma-tat.ru

(Бөгелмә, 11 февраль, «Татар-информ», «Бөгелмә авазы»). Татарстан компанияләре «Татарстан АССРның 100 еллыгы» мәгълүмати билгесен куллануны раслаучы сертификатлар алды. Алар арасында Бөгелмә тегү фабрикасы да бар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Документларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган киңәшмәдә тапшырды. Киңәшмә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

«Татарстан АССРның 100 еллыгы» мәгълүмати билгесен куллануны раслаучы сертификатлар Бөгелмә тегү фабрикасына, Кукмара киез-итек комбинатына, Казан моторлар төзеп җитештерү берләшмәсенә һ. б. тапшырылды.

Васил Шәйхразиев сертификатларны тапшыру традициясенең Татарстан районнарында дәвам итәчәген билгеләп үтте. Ул муниципалитетлардан һәм ведомстволардан Татарстан продуктларында «ТАССРның 100 еллыгы» логотибы урнаштырылуга оператив рәвештә игътибар белдерүне сорады.

news_right_1
news_right_2
news_bot