news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмә тегү фабрикасы күп тапкыр кулланыла торган саклану битлекләре тегә башлады

Медицина оешмалары, мәктәпләр, институтлар, техникумнар һәм шәһәрнең кайбер предприятиеләре битлеккә заказ бирә.

Бөгелмә тегү фабрикасы күп тапкыр кулланыла торган саклану битлекләре тегә башлады

(Бөгелмә, 29 март, «Татар-информ», «Бөгелмә авазы»). Бөгелмә тегү фабрикасында коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары кысаларында, марля һәм бязь тукымадан күп тапкыр кулланыла торган саклану битлекләрен тегә башладылар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Гадәти битлекне 2-3 сәгать кулланырга мөмкин, күп тапкыр кулланыла торганны шулай ук, әмма аларны мөстәкыйль рәвештә дезинфекцияләргә кирәк. Масканы җылы суда сабын кулланып юарга, киптерергә һәм югары температурада үтүкләргә кирәк.

Бүген, фабрикада төп заказчылар арасында медицина оешмалары, мәктәпләр, институтлар, техникумнар һәм шәһәрнең кайбер предприятиеләре бар.

Битлекләр белән ваклап сату фабрика территориясендәге товарлар складында гамәлгә ашырыла. Адрес: Николай Гоголь ур., 23.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100