Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бөгелмә театры фойесында күргәзмә экспозициясе яңартылды
Биредә узган сезонда вафат булган артистларның шәхси әйберләре куелган.
(Бөгелмә, 14 ноябрь, «Татар-информ», «Бөгелмә авазы»). Бөгелмә театры фойесында күргәзмә экспозициясе яңартылды. Биредә тамашачыларга игътибарына узган сезонда вафат булган артистларның шәхси әйберләре куелган.
Апрель аенда Бөгелмә җәмәгатьчелеге 33 яшьлек Александр Бобейко белән хушлашты. Ул тамашачыларның яраткан артисты иде. Аны шәхсән шәһәр халкы белә иде. Артист буларак кына түгел, ә шәһәр күләмендәге чараларны алып баручы буларак та беләләр иде. Александрның гомерен лимфома алып китте.
Июнь аенда үз фатирында 86нчы яшендә Тамара Николаевна Молодкина авырудан соң, вафат булды. Ул соңгы көннәренә кадәр диярлек сәхнәгә чыкты. «Ма-Муре» спектаклендә уйнады. Татарстан халык артисткасының шәхси әйберләренең бер өлешен театрга варислары тапшырды.
Хәзер Бөгелмә тамашачылары фойеда әлеге артистларга багышланган күргәзмәне карый ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз