news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмә театры актерлары Өфегә барачак

Җәй көне – июнь аенда А.В.Баталов исемендәге Бөгелмә дәүләт рус драма театры коллективы Башкортстанга гастрольләргә барырга җыена

(Казан, 1 апрель, “Татар-информ”). Җәй көне – июнь аенда А.В.Баталов исемендәге Бөгелмә дәүләт рус драма театры коллективы Башкортстанга гастрольләргә барырга җыена. Спектакльләр Өфенең “Нур” дәүләт татар театры сәхнәсендә барачак дип уйланыла.
“Нур” театры 1912 елда Казанның “Сәйяр” театры актрисасы Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская тарафыннан булдырыла һәм беренче елларны “Нур” татар театр труппасы буларак эшли.

news_right_1
news_right_2
news_bot