news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмә Татар мәдәният үзәге Гран-прига лаек булды

Спектакль татарның иң бөек сәхнәсендә – Казанда Галиәсгар Камал исемендәге театр сәхнәсендә уйнау хокукы яулады.

(Бөгелмә, 10 гыйнвар, "Татар-информ", "Бөгелмә авазы", Әлфинур Шәвәлиева). Бөгелмә Татар мәдәният үзәгенең Флюра ханым Шәрипова җитәкчелегендәге татар халык театры  ХI “Идел-йорт” халык театрлары бәйге-фестивалендә Гран-прига лаек дип табылды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Шулай итеп, Туфан Миңнуллинның “Гөргөри кияүләре” пьесасы буенча куелган шул исемдәге спектакле Казанда Галиәсгар Камал исемендәге театр сәхнәсендә уйнау хокукы яулады.

 Мәркәзебездә чыгыш ясау көне 2018 елның 10 декабренә билгеләнгән иде. Артистлар өчен генә түгел, ә театр өчен җан атучы тамашачылар өчен дә бик дулкынландыргыч көн булды ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot