news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмә тамашачысына "Себерке шоу” һәм “Әйрән шоу” тамашалары тәкъдим ителде

Әйранны чират тора-тора, чагыштыра-чагыштыра тәмләделәр.

Бөгелмә тамашачысына "Себерке шоу” һәм “Әйрән шоу” тамашалары тәкъдим ителде
bugulma-tat.ru/news/madaniat/seberkele-yrnle-shou

(Бөгелмә, 7 август, "Татар-информ", "Бөгелмә авазы", Әлфинур Шәвәлиева).  Бөгелмә тамашачысына "Себерке шоу” һәм “Әйрән шоу” дип аталган ике тамаша тәкъдим иттеләр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Сәхнәдә өч төрле әйрән пәйда булды: әче катык әйрәне, каймаклы катык әйрәне һәм яшел суган, укроп, петрушка салып ясаган әйрән. Эчеп тә карады соң халык онытыла башлаган әйрәнне! Чират тора-тора, чагыштыра-чагыштыра тәмләделәр.

Ә иң тәмлесе – Хәмзә Мотыйгуллинның өйдән ясап калып килгән кыярлы әйрәне булды. Ул әле тагын бик күп төрле әйрән рецептлары белән уртаклашты.

Сәхнәдә өч төрле әйрән пәйда булды: әче катык әйрәне, каймаклы катык әйрәне һәм яшел суган, укроп, петрушка салып ясаган әйрән. Эчеп тә карады соң халык онытыла башлаган әйрәнне. Чират тора-тора, чагыштыра- чагыштыра тәмләделәр.

Ә иң тәмлесе – Хәмзә  Мотыйгуллинның өйдән ясап калып килгән кыярлы әйрәне булды. Ул әле тагын бик күп төрле әйрән рецептлары белән уртаклашты.

“Себерке шоу” бәйгесе бигрәк тә кызыклы үтте. Сәхнәдә өч егет мунча себеркесе бәйләү ярышында мастер-класс уздырдылар: каен себеркесе, юкә себеркесе, имән себеркесен бәйләп кенә түгел, мунчадагы сыман итеп, чабып-чабынып та күрсәтте.

Үзәк китапханәдән татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәре Рамилә ханым Шәкүрова оештырган күңелгә бик ятышлы һәм эчтәлекле викторина, шулай ук тематик китап күргәзмәсе дә тамашачыны җәлеп итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100