Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бөгелмә тәртип сакчылары киңәшмәсендә узган елгы эшчәнлеккә йомгак ясадылар
Теркәлгән җинаятьләр саны узган ел дәрәҗәсендә калган, тикшерелә торган җинаятьләр саны 8,8% ка арткан.
(Бөгелмә, 22 гыйнвар, "Татар-информ", "Бөгелмә авазы"). Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлеге бинасында 2018 ел эшенә йомгак ясау буенча киңәшмә узды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Киңәшмәдә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закиров, Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлеге җитәкчесе полиция полковнигы Айрат Багауов, Бөгелмә район суды рәисе Ленар Хәсәнов һәм Бөгелмә прокуроры Валерий Кузьмин катнашты.
Узган чорда оператив-хезмәт эшчәнлегенең торышы турындагы доклад белән Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлеге начальнигы полиция полковнигы Айрат Багауов чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, Бөгелмә муниципаль районында оператив хәл тотрыклы булып кала. Теркәлгән җинаятьләр саны узган ел дәрәҗәсендә калган, тикшерелә торган җинаятьләр саны 8,8% ка арткан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз