news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмә спортчылары кик-боксинг буенча Россия чемпионатында катнашачак

Бөгелмә спортчылары кик-боксинг буенча Россия чемпионатында катнашачак

(Бөгелмә, 7 март, “Татар-информ”, Маргарита Суворова). Бөгелмәнең 4нче балалар спорт мәктәбе вәкилләре – “Атлант” спорт клубында тәрбияләнүчеләр шушы көннәрдә Сарытаудан чираттагы җиңү белән кайтты. Кик-боксинг буенча Идел буе федераль округы беренчелеге һәм чемпионатында 100дән артык иң көчле спортчы катнашты. Әлеге ярышларда яуланган призлы урыннар якташларыбызга Россия чемпионатының финалына чыгарга гарантия бирде.

Нәтиҗәдә Бөгелмәнең яшь спортчылары Марат Нурмөхәммәтов һәм Алексей Сидоренко – беренче, аларның клубташы Рамил Талипов – икенче, Андрей Чердаков өченче урынга лаек булды.

Хәзер “Атлант” спорт клубында тәрбияләнүчеләр Идел буе федераль округы җыелма командасы составында төрле яшь төркемнәрендә Самара һәм Череповец шәһәрләрендә узачак ил чемпионатында чыгыш ясарга әзерләнә. Аларның тренерлары – Рәфыйк Дәүләтшин һәм Марат Әхмәтшин.

news_right_1
news_right_2
news_bot