Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бөгелмә шәһәренең үзәк мәчетенә өлкәннәр мәҗлескә җыелды
Бөгелмә мөхтәсибәтендә берничә ел олы яшьтәге кешеләрне чакырып, тәмле ашлар белән сыйлыйлар, бүләкләр өләшәләр.
(Бөгелмә, 3 октябрь, "Татар-информ", "Бөгелмә авазы"). Бөгелмә шәһәренең үзәк мәчетендә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган мәҗлес узды. Бу турыда Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы мөхтәсибәтенең матбугат хезмәтендә сөйләделәр. Бу турыда "Бөгелмә авазы" газетасы хәбәр итте.
Җәмгыятьтә өлкәннәргә карата хөрмәт күрсәтү бу җәмгыятьнең алга китеш дәрәҗәсе күрсәткече, аның әгъзаларының әхлак нигезләрен үзләштерүе, аларның әдәплелеге һәм киң күңеллелеге билгесе булып тора.
Шунысы куанычлы, Бөгелмә мөхтәсибәтендә берничә ел олы яшьтәге кешеләрне чакырып, тәмле ашлар белән сыйлыйлар, бүләкләр өләшәләр. Гадәттәгечә, чара Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов вәгазе белән башланып китте.
Рамил хәзрәт яшь буенча өлкән кешеләрнең хокуклары, аларга карата ихтирамлы мөнәсәбәт кирәклеге турында искә төшерде. Аннан соң изге Коръән сүрәләре укылды. Соңыннан бәйрәм ашы булды.
Шул ук көнне Бөгелмә районы Карабаш бистәсенең уңышы да таратылды. Бөгелмә мөхтәсибәте өлкән яшьтәге кешеләргә күрсәткән ярдәме өчен Лилия Фәтхетдиновага рәхмәт әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз