news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмә шәһәренең Үзәк мәчете каршында “Хәерле бала” төркеме эшли башлады

Әлеге төркемгә 3 яшьтән алып 6 яшькә кадәрле балалар йөри ала

(Казан, 10 февраль, “Татар-информ”). Бөгелмә шәһәренең Үзәк мәчете каршында “Хәерле бала” дип аталган, нәни балаларга ислам нигезләрен өйрәтүче төркем эшли башлады. ТР Мөселманнары диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бу төркем имам-мөхтәсиб Рөстәм хәзрәт Хәйруллин инициативасы белән ачылган.
Әлеге төркемгә 3 яшьтән алып 6 яшькә кадәрле балалар йөри ала. Уку программасында гомуми белем бирү предметлары белән бергә, уен формасында дини гыйлем дә каралган.

news_right_1
news_right_2
news_bot