Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бөгелмә шәһәрендә күпфатирлы йортлар белән идарә итүче берничә компания тикшерү барышында сынаткан
Бөгелмә шәһәре прокуратурасы санитар-эпидемиологик закон таләпләрен бозучы идарә итүче компанияләргә карата административ эшләр кузгаткан
(Казан, 24 август, “Татар-информ”). Бөгелмә шәһәре прокуратурасы “ЖЭУ №1”, “Наш дом-2”, “ЖЭУ №3”, “Уют-4”, “ЖЭУ №6”, “Спектр” идарә итүче компания” ҖЧҖ ләрендә санитар-эпидемиологик закон таләпләре үтәлешен тикшергән.
Әлеге ширкәтләрнең үз карамагындагы күпфатирлы йортларда вентиляция тишеге, су чыгу кебек урыннарда металл рәшәткәләр куймавы ачыкланган. Бу исә үз чиратында йортларга кимерүчеләр үтеп керүенә уңайлы шартлар тудыра. Моннан тыш, “Наш дом-2”, “ЖЭУ №3” “Спектр” идарә итүче компания” ҖЧҖ ләрендә йорт эчендәге инженер системалары төзекселеген бетерү буенча вакытында чаралар күрмәү нәтиҗәсендә кайбер йортларның подваллары су белән тулган.
Тикшерү йомгаклары буенча, “ЖЭУ №1” ҖЧҖ директоры Физәр Муфтаховка, “Наш дом-2” компаниясе җитәкчесе Линар Миңнегалиевка, “ЖЭУ №3” ширкәте директоры Анжела Стратиловага, “Уют-4”, ҖЧҖ директоры Олга Зубаревага, “ЖЭУ №6” башлыгы Лилия Заһидуллинага, “Спектр” идарә итүче компания башлыгы Сергей Кузнецовка карата, РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 6.4 маддәсе (торак һәм иҗтимагый биналарда, корылмаларда һәм транспортта санитар-эпидемиологик таләпләрне бозу) буенча административ эшләр кузгатылган. Эшләр тикшерү стадиясендә, дип хәбәр итәләр Бөгелмә шәһәре прокуратурасыннан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз