Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бөгелмә шәһәрендә хастаханәдә дәваланучылар өчен вакытлы сайлау участогы эшли
Шәһәр хастаханәсендә тавыш бирү хокукына ия 200 кеше дәвалана.
(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», «Бөгелмә газетасы», Римма Баратова). Дәүләт Думасына сайлаулар вакытында Бөгелмә шәһәре хастаханәсендә дәваланучылар өчен вакытлы сайлау участогы эшли. Бу хакта шәһәр газетасы яза.
Гражданлык бурычын хастаханәдә дәваланучы шәһәр кешеләре дә үти ала. Бөгелмә шәһәрендә тавыш бирү өчен барлыгы 48 пункт эшли.
Бөгелмә Үзәк район хастаханәсендә исә вакытлы сайлау участогы оештырылган. Хастаханәдә булганда да халык тавыш бирә, чөнки моны үзенең мөһим бурычы дип саный.
Әгәр дәваланучы мөстәкыйль рәвештә вакытлы участокка кадәр барып җитә алмаса, палатага мөһерләнгән күчерелмә урна белән хезмәткәрләр үзләре килә. Тавыш бирү процедурасы шундый ук: паспортны тикшерү, сайлаучы турында мәгълүматларны чагыштыру, имза кую өчен бюллетеньнәр бирү.
Шәһәр хастаханәсендә тавыш бирү хокукына ия 200 кеше дәвалана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз