news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмә шәһәре һәм районы мөхтәсибәте имамнарына таныклык тапшырдылар

Дин әһелләре җитәкчеләргә үзләрен кызыксындырган сораулар бирде, үзләренең гозерләрен һәм теләкләрен җиткерде.

Бөгелмә шәһәре һәм районы мөхтәсибәте имамнарына таныклык тапшырдылар
Бөгелмә муниципаль район

(Казан, 6 июль, "Татар-информ").  Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы мөхтәсибәте имамнарына таныклык тапшырдылар. Бу турыда Бөгелмә муниципаль районы сайтында хәбәр ителә.

Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәте мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән имамнарга сәламләү сүзе белән Равил хәзрәт мөрәҗәгать итеп, егерме имамга дини эшчәнлек алып бару хокукы өчен төп документ булган таныклык (шәһадәтнамә) тапшырды.

Моннан тыш, дин әһелләре җитәкчеләргә үзләрен кызыксындырган сораулар бирде, үзләренең гозерләрен һәм теләкләрен җиткерде.

Җыелыш ахырында Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов имамнарга рәхмәт белдерде һәм киләчәктә дә нәтиҗәле эш алып баруларын теләде. Чара Коръән һәм дога уку белән тәмамланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100