news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмә шәһәре һәм районы “Иртәгә сугыш иде” акциясенә кушыла

Акциядә катнашучылар 21 июнь көнне 21 сәгатьтә Мәңгелек ут янындагы “Мәңгелек Дан” мемориалына чәчәкләр куячаклар.

 (Бөгелмә, 20 июнь, "Татар-информ", "Бөгелмә авазы"). Бөгелмә шәһәре һәм районы эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре дә Хәтер һәм кайгы көнендә, Бөгелмәнең Иҗтимагый совет, Ветераннар советы әгъзалары белән берлектә, “Иртәгә сугыш иде” акциясендә катнашырга карар кылдылар, дип яза җирле басма.

Акциядә катнашучылар 21 июнь көнне 21 сәгатьтә Мәңгелек ут янындагы “Мәңгелек Дан” мемориалына чәчәкләр куячаклар, шунда ук митинг узачак. Полицейскийлар Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар хөрмәтенә шәмнәр кабызачак. Бу канкойгыч сугышта гомерләре кыелган миллионлаган ватандашыбызны кайгы белән искә алу символы булып тора.

news_right_1
news_right_2
news_bot