news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмә шәһәр һәм район эчке эшләр бүлегендә Ачык ишекләр көне узды

Шәһәрнең кадет мәктәбе укучылары бљтен кызыксындырган сорауларына җавап тапты

(Казан, 20 февраль, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Бөгелмә шәһәр һәм район эчке эшләр бүлегендә “Батырлык атнасы” дип исемләнгән акция кысаларында Ачык ишекләр көне узды. Мондый күңелле очрашулар полиция бүлегендә бик еш булып тора. Биредә хокук сакчылары балаларны үз хезмәтләренең нечкәлекләре белән таныштыра, дип хәбәр итә “Бөгелмә авазы” газетасы.
Бу юлы исә мондый күңелле мөмкинлек шәһәрнең кадет мәктәбе укучыларына тәтеде. Полиция хезмәткәрләре алар өчен шәһәр-район эчке эшләр бүлеге бинасында экскурсия уздырды. Укучылар дежур часть, сорау алу, тикшерү кебек бүлекчәләрнең эшчәнлеге белән таныштылар, анда эшләүчеләр белән күреште. Мәсәлән, полиция начальнигы урынбасары, полиция подполковнигы А.Гәрәев эчке эшләр бүлегенең иң мөһим урыны дежур часть икәненә төшендерде. Һәрбер кырын эше булган бөгелмәле турында мәгълүмат җиткерүче махсус “Папилон” системасы да укучыларда зур кызыксыну уятты.
Шәхси состав белән эшләү бүлеге начальнигы урынбасары, подполковник Г.Фәхретдинова, укучыларны бүлмәдән бүлмәгә йөртеп, бик яхшы экскурсияче вазифасын башкарды. Үзе үк музейдагы экспонатлар, аның тарихы турында сөйләде. Бөгелмә полициясе үсеше, анда эшләп, лаеклы ялга чыккан ветераннар хакында бәян итте, элеккеге хокук сакчыларының киемнәрен күрсәтте.
Отставкадагы милиция подполковнигы, Әфганстан сугышы ветераны, бүгенге көндә Бөгелмә эчке эшләр бүлегенең ветераннар советы рәисе В.Паршинның да, яшүсмерләр белән очрашып, аларга үгет-нәсыйхәтләр бирүе үзенчәлекле бер мизгел булды. Укучылар хокук сагында торган абый-апаларына үзләрен кызыксындырган сорауларны биреп, җавап алу мөмкинлегенә дә ия булдылар.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100