news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмә Сабан туенда авыл җирлекләренең мәдәни брендларын тәкъдим иттеләр

Кунаклар авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәсен карады.

(Казан, 1 июль, «Татар-информ»). Бөгелмәдә Сабан туеның төп чаралары Сабан туе аланында бара. Иртәнге 9.00 дан биредә сәүдә нокталары, балалар мәйданы, спорт мәйданчыклары, халык осталары ярминкәсе эшли башлады, дип хәбәр ителә Бөгелмә районы сайтында.

Бәйрәмгә Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, район башлыгы Линар Закиров, «ЮВТ АЭРО» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Петр Трубаев, Казан һәм Соль-Илецк кунаклары килгән.

Сабан туенда Бөгелмә районы авылы җирлекләренең мәдәни брендларын тәкъдим иттеләр, кунаклар авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәсен карады.

Соңрак төп мәйданда театральләшкән тамаша күрсәттеләр. Анда йөздән артык бөгелмәле катнашты. Бәйрәмдә “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгыш ясады.

Линар Закиров, бәйрәм белән котлап, татар халкы һәм барлык республика халкы өчен әлеге бәйрәмнең яраткан һәм көтелгән булуын белдерде. Сабан туе күп еллар дәвамында үз милли төсен саклап килә.

«Районыбыз авыл хезмәтчәннәре яхшы эшләде. Аларга тырыш хезмәтләре һәм туган җиргә олы мәхәббәтләре өчен рәхмәт белдерәм», – диде ул.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән Бөгелмә халкын Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин котлады. Бәйрәмдә иң яхшы авыл хезмәтчәннәренә дәүләт бүләкләре тапшырдылар, сабан батырларын хөрмәтләделәр.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100