news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Бөгелмә рус театры Җиңү көненә яңа премьера тәкъдим итә
9 май көнне А.В.Баталов исемендәге Бөгелмә дәүләт рус драма театры сәхнәсендә “Мин яратам сине, эскадрилья” дип исемләнгән спектакль премьерасы уйналачак
Скопировать ссылку
(Казан, 1 апрель, “Татар-информ”). 9 май көнне А.В.Баталов исемендәге Бөгелмә дәүләт рус драма театры сәхнәсендә “Мин яратам сине, эскадрилья” дип исемләнгән спектакль премьерасы уйналачак. Театрның баш режиссеры, Татарстан атказанган артисты Владимир Пряхин теләге буенча, Җиңү көнендә театр труппасы ике куелыштагы музыкаль әсәрне тәкъдим итәчәк. Тамашачылар бу спектакльдә “Небесный тихоход” дигән танылган совет фильмын танып алачак. Әлеге фильм 1945 елда режиссер С.Тимошенко тарафыннан куелып, 1970 елда “Ленфильм” киностудиясендә кабат яңартыла.
Пьеса Бөек Ватан сугышы чорында хәрби очучылар язмышы, көнкүреше хакында сөйли. Режиссер Владимир Пряхин комедияне массалы бию сценалары белән баета, спектакльдә Соловьев-Седовның «Пора в путь-дорогу» һәм «Первым делом самолеты» җырлары башкарылачак. Спектакльнең рәссамы – Дмитрий Хильченко, балетмейстеры – Наталья Бородина.
Параллель рәвештә, театрда Корней Чуковский әсәре буенча “Муха-цокотуха” музыкаль әкият буенча репетицияләр бара. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot