news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Бөгелмә-Рунако" командасы - Югары лига командалары арасында Татарстан чемпионы

Бу бөгелмәләрнең әлеге сезонда яулаган өченче трофейлары.

(Бөгелмә, 24 октбрь, "Татар-информ", "Бөгелмә авазы"). Үткән шимбәдә "Бөгелмә-Рунако" командасы Чаллының "Камаз" командасын 1:0 исәбе белән җиңеп, икенче тапкыр Югары лига командалары арасында футбол буенча Татарстан Республикасы чемпионы титулын яулады.Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Бу бөгелмәләрнең әлеге сезонда яулаган өченче трофейлары. Моңа кадәр рунаковчылар 2018 елның ТР кубогын һәм суперкубогын яулаган иделәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot