news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмә районында юл кырыена төшеп киткән машинада өч кеше зыян күрә

Юл-транспорт һәлакәте Бөгелмә – Ключи трассасындагы Зур Покровка авылы янында булган.

(Казан, 19 сентябрь, "Татар-информ"). Бөгелмә районында җиңел автомобиль юл кырыена төшеп китә, өч кеше хастаханәгә урнаштырыла. Бу хакта "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Баш Идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кичә кич 112 бердәм ашыгыч ярдәм чакыру номерына Бөгелмә – Ключи трассасындагы Зур Покровка авылы янында "Лада Гранта" автомобиле юл кырыена төшеп киткәнлеге турында хәбәр килә. Транспорт чарасының номерлары Самара өлкәсендә теркәлгән. Машинада булган кешеләр салонда кысылып кала.

Фаҗига булган урынга килгән 64нче номерлы бүлек янгын сүндерүчеләре зыян күрүчеләрне, автомобильдән чыгарып, ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренә тапшыра. Шулай ук алар двигательнең янып китүен булдырмас өчен, аккумуляторны сүндереп куя.

Авария аркасында 21 яшьлек автомобиль йөртүчесе зыян күргән. Яшь кеше, бот сөяге сынып, хастаханәгә озатылган. Аның янында утырган 30 яшьлек хатын-кызның күкрәк читлеге зыян күрә, 47 яшьлек пассажир ханымның баш мие селкенә һәм сул як җилкә сөяге сына. Хатын-кызлар да хастаханәгә урнаштырылган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100