news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмә районында яңа биналар ачылды

Җиләк-җимеш питомнигы авылында – яңа клуб, ә Спаста яңа фельдшер-акушерлык пункты ачтылар.

(Бөгелмә, 5 сентябрь, "Татар-информ", "Бөгелмә авазы", Айгөл Шәрәфиева). Шәһәр бәйрәме Бөгелмәдә генә түгел, ә районда яшәүчеләр өчен дә күңелле узды. Җиләк-җимеш питомнигы авылында – яңа клуб, ә Спаста яңа фельдшер-акушерлык пункты ачтылар. Тантанада ТР Сәламәтлек саклау министры Адел Вафин һәм Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров катнашты.

 Республика көнендә уздырылган бу чаралар авыл халкы өчен зур бәйрәмгә әйләнде. Мәсәлән, Спас авылындагы ФАПны халык көтеп алган.

– Элеккеге медицина пункты авыл башында урнашкан иде. Авылның бер башыннан икенче башына йөрү күпләр өчен зур проблема булды. Бигрәк тә олы яшьтәгеләргә авыр иде. Хәзер әлеге проблема чишелде. Яңа төзелгән ФАП авыл уртасында тора, – ди Валерия Купенова.

– Ялт итеп тора. Эчендә эшләр өчен бар уңайлыклар тудырылган. Җәйнең соңгы көнендә биредә беренче эш көнем башланачак. Шатланып туя алмыйм, –ди патронаж шәфкать туташы Евгения Хисмәтова.

Евгения Хисмәтова өчен эш көне ФАПны ачу тантанасыннан ук башланып китте. Ул ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафинга һәм Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закировка грипптан прививка ясады.

 Авыл халкы күңел ачарга ярата торганнардан. Гармун тартып, авыл яңгыраткан заманнар үтсә дә, җырлап-биеп тәм табучылар әле кимемәгән. Җиләк-җимеш питомнигы авылында яшәүчеләргә яңа клуб бүләк иткәч, күпләр республика президенты Рөстәм Миңнеханов исеменә рәхмәтләрен әйтте.

 – Авыл клубларын төзү программасы нәкъ менә Президентыбыз инициативасы белән башкарыла. Инде берничә ел дәвамында авыл халкының тормышын уңай якка үзгәртү максаты белән шушы программа тормышка ашырыла. Авылда яшәүчеләрнең тормышы шәһәрдәгеләрнекеннән ким булмаска тиеш, – дип узды үз чыгышында сәламәтлек саклау министры Адель Вафин.

 – 6 миллионга якын суммага төзелгән клубны “УРСЖ” җәмгыяте торгызды. Биредә 50 кеше сыярлык зал бар. Подрядчы оешма яңа җиһазлар да алып куйды, – ди “Үзәкләштерелгән клублар системасы” учреждениесе директоры Ирина Ибәтуллина.

Клубта хәзер мату итеп концертлар куеп була. Аның өчен инде яңа костюмнар да алып куйганнар. Моннан тыш, кино күрсәтү өчен дә уңайлыклар булдырылган. Хәзер Җиләк-җимеш питромнигы авылында озын кичләр күңелле узачак, диелгән район хәбәрендә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100