news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмә районында ут төртелгән йортта 49 яшьлек хуҗасы янып үлгән

Кодаш авылында чыккан янгын 56 квадрат метр мәйданны биләп алган.

(Казан, 4 апрель, “Татар-информ”). Бөгелмә районынының Кодаш авылында Яшьләр урамындагы бер йорт янган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Янгын мәйданы 56 квадрат метрны тәшкил иткән.

Йорттагы янгынны сүндергәндә янгын сүндерүчеләр 49 яшьлек хуҗасы мәетен табып алган.

Янгын чыгуның башлангыч фаразы - йортка ут төртү.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot