news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмә районында үткән семинарда җирне тирәнтен эшкәртү мәсьәләләре хакында сөйләштеләр

Шулай җир эшкәртү техникасын сатып алу мәсьәләләре дә каралды.

(Казан, 26 октябрь, “Татар-информ”). Кичә Бөгелмә районында җирне тирәнтен эшкәртү мәсьәләләренә багышланган семинар-киңәшмә узды, дип хәбәр итә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

Чарада Азнакай, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Минзәлә, Мөслим, Чирмешән, Ютазы муниципаль районарының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре, җир эшкәртү техникасын сатучы дилерлар катнашты.

Семинар Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Илдус Габдрахманов һәм Тәлгать Таһирҗанов рәислегендә барды.

Анда республиканың көньяк-көнчыгышында урнашкан районнарда җир эшкәртүнең барышы һәм эшкәртү агрегатларының нәтиҗәле эшләве турында фикер алыштылар. Туфракта дым туплау һәм саклауның нәтиҗәле ысулы буларак, аны тирәнтен эшкәртү юлы белән җирнең уңдырышлылыгын арттыру мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде. Шулай ук туфрак эшкәртү техникасын сатып алу мәсьәләләре дә каралды.

Семинарда катнашучылар «Агропродукт» ҖЧҖ кырларында төрле эшкәртү агрегатларының тыгызланган җиргә ничек йогынты ясавын күрә алдылар. Моннан тыш, туфракның тыгызлылыгын билгеләү һәм эшкәртелгән җирнең суүткәрүчәнлеген тикшерү буенча экспериментлар үткәрелде, туфракны тирәнтен эшкәртә торган төрле машина-трактор агрегатларының ничек эшләве күрсәтелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100