Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бөгелмә районында терлекчелек алга китә
Бөгелмә районында терлекчелек алга китә
(Казан, 29 декабрь, "Татар-информ", Ирина Игнатьева). Бөгелмә районының М.Җәлил исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе комплекслы реконструкциядән соң гыйнвар башында ике җитештерү бинасын файдалануга тапшыра. Терлекчелек фермалары бер савым бүлеге белән берләштерелгән, аның өчен җиһазлар Даниядән сатып алынган.
200 баш сыерга исәпләнгән беренче терлекчелек бинасы бер ел элек файдалануга тапшырылган. Шул вакытта беренче тапкыр заманча җиһаз сатып алынган. Чыгымнар артыгы белән кайтарылган: савым, хезмәт җитештерүчәнлеге арткан, продукциянең үзкыйммәте төшкән. Менә тагын бер яңа адым. Яңа комплекста 300 савым сыеры булачак. Хуҗалыкның киләчәктә уңышлы эшләвен күздә тотып, савым көтүен 1000 башка җиткерергә планлаштыралар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз