news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмә районында танылган татар язучысы белән очрашу узды

Районда язучы Зифа Кадыйрова белән очрашу булды.

Бөгелмә районында танылган татар язучысы белән очрашу узды
http://bugulma-tat.ru

(Бөгелмә, 8 июль, «Татар-информ», «Бөгелмә авазы», Света Андреева). Бөгелмә районының Карабаш бистәсендә танылган язучы Зифа Кадыйрова һәм «Ләйсән» әдәби берләшмәсе җитәкчесе Р. Хәмидуллина белән очрашу узды.

«Сагынырсың-мин булмам», «Көтеп узган гомер», «Язмыш сынавы», «Бәхеткә юл кайдан?», «Синсез килгән язлар» китаплары авторы Зифа Кадыйрова тормыш һәм иҗат юлы, әсәрләр өчен сюжетлар булуы, романнар геройлары турында сөйләде, укучыларның күпсанлы сорауларына җавап бирде.

«Ләйсән» әдәби берләшмәсе җитәкчесе, китаплар һәм сценарийлар авторы Роза Хәмидуллина җирле язучыларның иҗаты буенча библиографик пособиеләр язу тарихы турында сөйләде. Роза Галимулла кызы үзенең шигырьләрен укыды, иҗади планнары белән уртаклашты, Яр Чаллы шәһәренең Муса Җәлил исемендәге китапханәдә эшләгән эшләре турында сөйләде, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100