news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмә районында “КАМАЗ” белән авариядә өч бала имгәнгән

Йөк машинасы артка чигенгәндә, ике җиңел машинаны бәрдергән.

(Казан, 11 июль, “Татар-информ”). Бөгелмә районында “КАМАЗ” белән юл-транспорт һәлакәтендә өч бала зыян күргән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген иртән Забуговорка авылының Заречная урамында йөк машинасы йөртүчесе артка чигенгәндә, арттан килүче автомобильләрне күрмәгән. Нәтиҗәдә “КАМАЗ” артта булган Чиләбе өлкәсе номерлары белән “Ниссан Альмера” һәм Башкортстаннан “Киа Рио”ны бәрдергән.

Һәлакәттә дүрт кеше имгәнгән. Шуларның өчесе балалар. 64нче янгын сүндерү часте хезмәткәрләре җиңел машиналарның аккумуляторларын сүндергән.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot