news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмә районында инкубация йомыркасы җитештерү буенча 9 мәйданчык булдырылачак

Киләчәктә биредә елына 120 миллион данә йомырка җитештереләчәк.

(Казан, 24 август, «Татар-информ», Динара Сираҗиева). Бөгелмә районында нәселле инкубация йомыркасы җитештерү буенча 9 мәйданчык булдырылачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесе белән әңгәмәсендә Бөгелмә муниципаль районы һәм Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закиров хәбәр итте.

«Быел без нәсел заводының беренче дүрт комплексын ачтык. Бу – бик зур производство. Барлыгы 9 мәйданчык булачак, бүген шуларның дүртесе эшли инде», – диде Бөгелмә мэры.

Киләчәктә биредә елына 120 миллион данә йомырка җитештереләчәк.

«Әлеге предприятиедән җитди табыш керә, ягъни безнең район республика буенча 8 процентка үсеш кичерде, әгәр акчага күчерсәк, бу – 289 миллион сум дигән сүз. Киләчәктә аны ярты миллиард сумга җиткерү күздә тотыла», – диде Линар Закиров.

Предприятиедә Германия һәм Италиядән кайтартылган җиһазлар кулланыла, алар автоматик рәвештә комплекс эчендәге климатны сакларга, йомыркаларны алырга, азык таратырга мөмкинлек бирә. Кош-корт Голландиядән китерелгән. Дүрт комплексның һәркайсында – 65-75 мең кош исәпләнә. Бүгенге көндә алар көненә 45 мең йомырка сала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100