news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмә районында «ГАЗель» белән җиңел машина бәрелешкән

Ким дигәндә бер кешенең сәламәтлегенә зыян килгән.

Бөгелмә районында «ГАЗель» белән җиңел машина бәрелешкән
шаһитлар

(Казан, 23 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Республиканың Бөгелмә районы Ефановка авылы янында җитди юл-транспорт һәлакәте булган.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына авариянең шаһитлары сөйләгәнчә, трассада «ГАЗель» һәм Skoda җиңел машинасы бәрелешкән.

Бәрелү шулкадәр көчле булган, ике автомобиль дә юл читенә чыгып очкан. Чит ил машинасының кузовына шактый җитди зыян килгән – аның уң ягы тулысынча җимерелгән, алгы пыяласы чәлпәрәмә килгән, капоты өзелгән.

«Ким дигәндә бер кешенең сәламәтлегенә зыян килгән. Аны хастаханәгә алып киттеләр», — дип белдерделәр һәлакәтнең шаһитлары.

news_right_1
news_right_2
news_bot