news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмә районында чыккан янгында бер кешенең гомере өзелгән

Янгынның мәйданы 60 квадрат метр тәшкил иткән. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.

Бөгелмә районында чыккан янгында бер кешенең гомере өзелгән
ГУ МЧС России по РТ

(Казан, 4 апрель, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бөгелмә районында чыккан янгында бер кешенең гомере өзелгән, берсе зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Бүген көндезге өчләр тирәсендә 112 бердәм номерына Кече Бөгелмә авылының Тынычлык урамында янгын чыгуы турында хәбәр килгән.

Янгын сүндерүчеләр урынга килгәндә ялкын телләре бер катлы агач йортны тулысынча ялмап алган була инде.

Ут белән көрәшүчеләр янгынны сүндергән вакытта 59 яшьлек ир-атның мәетенә юлыккан.

Моннан тыш, янгында 33 яшьлек ир-ат зыян күргән.

Янгынның мәйданы 60 квадрат метр тәшкил иткән. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.


news_right_1
news_right_2
news_bot