news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмә районында чыккан янгында 83 яшьлек ир-атның гомере өзелгән

Урманасты бистәсенең Новая урамында урнашкан 3-1нче йортта зал бүлмәсендә йорт җиһазларына ут каба.

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ»). Бөгелмә районының Урманасты бистәсендәге бер шәхси йортта чыккан янгында 83 яшьлек ир-атның гомере өзелгән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Бистәнең Новая урамында урнашкан 3-1нче йортта зал бүлмәсендә йорт җиһазларына ут каба. Хәзерге вакытта янгынның сәбәпләрен ачыклыйлар.

news_right_1
news_right_2
news_bot