news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмә районында чит ил машинасы җәяүлене бәрдереп качкан

Юл-транспорт һәлакәте Яңа Сумароково авылы янында бүген иртән килеп чыккан.

(Казан, 29 июль, “Татар-информ”). Бөгелмә районында чит ил машинасы җәяүлене бәрдереп, юл-транспорт һәлакәте урыныннан качкан. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Урынга 64нче номерлы янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләре, полицейскийлар, медицина хезмәткәрләре килеп җиткән.

Бөгелмә районында юл-транспорт һәлакәте турындагы хәбәрне шаһит бүген иртән иртүк җиткергән.

Фаҗигада 24 яшьлек егет зыян күргән. Аның баш мие селкенгән, аяклары, бот сөяге сынган. Егетне Бөгелмә үзәк хастаханәсенә озатканнар.

Хәзерге вакытта машина йөртүче һәм машина номерлары ачыклана. Юл-транспорт һәлакәтендә автобильнең бәрелеп кителгән кисәкчекләренә караганда, "FAW" кытай чит ил машинасы булырга мөмкин.
  

news_right_1
news_right_2
news_bot