news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмә районында булган юл һәлакәтендә "Лада" машинасын йөртүче ир-ат кысылып үлгән

Автоинспекторлар фикеренчә, җиңел машина хуҗасы тизлекне арттырып, каршы хәрәкәт полосасына чыккан һәм шунда йөк машинасына бәрелгән.

(Казан, 26 гыйнвар, “Татар-информ”). Татарстанның Бөгелмә районында җиңел машина йөртүчесе һәлакәткә очрап үлгән, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Бу фаҗига кичә төнге сәгать 11 дә М5 трассасының 1253нче чакрымында булган. Авария турында хәбәр 112 бердәм телефонына ирештерелә. “Скания” йөк машинасы һәм 15 нче модель “Лада” бәрелешүе нәтиҗәсендә Башкортстан номерлары булган бу җиңел машина рулендә утырган 51 яшьлек ир-ат авыр җәрәхәтләр ала.

Автоинспекторлар фикеренчә, җиңел машина хуҗасы тизлекне арттырып, каршы хәрәкәт полосасына чыккан һәм шунда йөк машинасына бәрелгән. Рульдә утырган ир-ат ашыгыч медицина ярдәме килеп җиткәнче җан биргән.

news_right_1
news_right_2
news_bot