(Казан, 28 июль, “Татар-информ”). Республиканың Бөгелмә районында ике ир-ат суда батып үлгән. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Бөгелмә шәһәре буасында ир-ат батуы турындагы хәбәр ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына кичә 15.44 сәгатьтә килгән.
Водолазлар ярдан 15 метр ераклыкта 32 яшьлек ир-атның мәетен чыгарганнар һәм полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар.
Өч сәгатьтән соң Бөгелмәнең ташландык буасында 53 яшьлек ир-атның мәете табылган. Ул ярга берничә метр кала батып үлгән.