news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмә районында балаларга чәчәк дөньясының уникаль матурлыгын күрсәттеләр

Чарада катнашучыларга кыр һәм бакча чәчәкләренә сакчыл караш кирәклеге турында сөйләделәр.

Бөгелмә районында балаларга чәчәк дөньясының уникаль матурлыгын күрсәттеләр
Н. Галләмова

(Бөгелмә, 10 август, "Татар-информ", "Бөгелмә авазы", Эльвира Нургалиева). Бөгелмә районы Батыр авыл клубында “Чәчәкләр кайда үсә?” дип исемләнгән чара узды. Чара барышында мультимедиа җиһазларын кулланып, балаларга чәчәк дөньясының уникаль матурлыгын һәм чиксез күптөрлелеген күрсәттеләр. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Балалар бик күп яңа һәм кызыклы табигать күренешләре, бу матур һәм Кызыл китапка кертелгән чәчәкләр белән таныштылар. Чарада катнашучыларга кыр һәм бакча чәчәкләренә сакчыл караш кирәклеге турында сөйләделәр.

Кызлар һәм малайлар викторина сорауларына, табышмакларга бердәм җавап бирделәр. Ә интеллектуаль биремнәр арасында “Тузганак” физминутында катнаштылар.

Бу чаралар балаларда экологик культура формалаштыруга ярдәм итә, аларның күзаллауларын киңәйтә, гүзәллек хисләре тәрбияли, туган як табигатен өйрәнүгә кызыксыну уята.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100