news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмә районында автобус белән бәрелешү һәлакәтендә өч кеше зыян күргән

Юл-транспорт һәлакәте Казан – Оренбург трассасының 298нче километрында булган.

(Казан, 14 гыйнвар, “Татар-информ”). Татарстанда Бөгелмә районында автобус һәм җиңел машина бәрелешеп, өч кеше зыян күргән. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ачыкланганча, ун пассажиры булган “Уфа – Казан” рейс автобусы каршы як полосага чыгып, “Джили” җиңел машинасына килеп бәрелгән. Җиңел машинаның йөртүчесе һәм ике пассажиры зыян күргән.

Юл-транспорт һәлакәтенең сәбәбе - автобус тормозы ватылу.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot