news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмә районына республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры эш сәфәре кылды

Фәрит Хәнифов Соколка урамындагы күперне төзү планлаштырыла торган участокны карады.

Бөгелмә районына республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры эш сәфәре кылды
https://bugulma.tatarstan.ru/

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Бөгелмә муниципаль районына эш визиты белән килде. Бу турыда Бөгелмә муниципаль районы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сәфәр барышында, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров белән бергә, ул тимер юл вокзалы һәм «Бөгелмә» станциясе хезмәткәрләре белән очрашты, Югары Бистәгә алып баручы җәяүлеләр күперенең торышын бәяләде, Буровая урамы буенча юлүткәргеч һәм Соколка урамындагы күперне төзү планлаштырыла торган участокны карады.

Исегезгә төшерәбез, бу көннәрдә республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Татарстанның муниципаль районнарында булып кайтты. Сәфәренең төп максаты — транспорт инфраструктурасы белән танышу, «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проекты кысаларында төзелгән юлларны карау.

news_right_1
news_right_2
news_bot